Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллы шәһәрендә 20 мең гаилә баласын яслегә бирергә тели
Әгәр бакчалар җитәрлек булса, 1000 "КАМАЗ" хезмәткәре һәм 1500 бюджет өлкәсендә эшләүче эшкә чыгарга әзер.
(Чаллы, 15 февраль, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Чаллы шәһәрендә 20 мең гаилә баласын яслегә бирергә тели. Балаларга өч яшь тулмаган, алар чиратка куелган, әмма аларны бакчаларда урын белән тәэмин итү мөмкинлеге юк. Ә менә 3–7 яшькә кадәрге балалар барысы да бакчага йөри, дөрес 100 урынына 120 бала, дип яза җирле басма.
"Россия Президенты ясле яшендәге балаларны бакча белән тәэмин итү өчен 50 миллион сум акча бүлеп бирү турында игълан итте. Әгәр бакчалар җитәрлек булса, 1000 "КАМАЗ" хезмәткәре һәм 1500 бюджет өлкәсендә эшләүче эшкә чыгарга әзер.
"Башкарма комитетының бурыч – бакча төзү өчен җир участогы сайлау һәм инженерлык инфраструктурасы мәсьәләләрен хәл итү", – ди шәһәр хакимияте башлыгы Наил Мәһдиев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз