Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллы шәһәрен икегә бүлеп агучы Мәләкәс елгасы күпере астында күргәзмә эшли башлады
Чаллы шәһәрен икегә бүлеп агучы Мәләкәс елгасы күпере астында күргәзмә эшли башлады
(Чаллы, 20 июнь, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы", Мирһади Разов). Чаллының иске бистәсендә, шәһәрне икегә бүлеп агучы Мәләкәс елгасы күпере астында гадәти булмаган күргәзмә эшли башлады. Анда автокаланың тарихы, күренекле шәхесләре һәм КАМАЗ төзүчеләре сүрәтләнгән фоторәсемнәрне урнаштырдылар. "Яр Чаллы тарихы объективта", дип аталган әлеге күргәзмә күпләрнең игътибарын үзенә җәлеп итте инде. Аны хәтта шәһәр хакиме Наил Мәһдиев та килеп карады, дип яза җирле басма.
Күргәзмәне күпер астында булдыру идеясын шәһәр башкарма комитетының мәдәният идарәсе күтәреп чыкты һәм аны оештырды да. Күргәзмә урнашкан урында музыка да уйнап торачак, хәзер аны көйләү эшләре бара.
Биредә, Мәләкәс елгасы буен матур итеп төзекләндерделәр һәм ул быел да дәвам итә. Күпер асты исә чиста иркен, якты заллардан бердә ким түгел. Фотокүргәзмә җәй буе эшләячәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз