news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы шәһәре җылылык белән тәэмин итүне автоматлаштыру буенча Россиядә лидер булачак

“Чаллы җылылык челтәре компаниясе” ресурс һәм энергия саклау технологияләрен кулланышка кертә

(Чаллы, 6 март, “Татар–информ”). Чаллы шәһәре тагын 3–4 елдан җылылык белән тәэмин итүне тулысынча автоматлаштыру буенча Россиядә лидер булачак. Бу хакта “Чаллы җылылык челтәре компаниясе” ачык акционерлык җәмгыятенең җитештерү–техник бүлеге башлыгы Владимир Малкин хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта шәһәр йортларында 642 исәпләү узелы урнаштырылган, агымдагы елда бу эш төгәлләнәчәк. Әмма исәпләү узеллары йортка килүче җылылык энергиясенең күләмен генә терки. Бүгенге көндә Чаллының Яңа шәһәрендә 248 автоматлаштырылган көйләү узелы урнаштырылган. Шәһәрнең иске өлешендәге 430 йортның бары тик 15ендә генә шундый автоматлар бар. ГЭС, Сидоровка һәм ЗЯБ бистәләрендә эшләүче “Жилкомсервис” идарәче компаниясе тагын 73 йортта исәпләү һәм көйләү узеллары урнаштырырга ниятли.
“Чаллы җылылык челтәре компаниясе” ААҖ пенополиуретан изоляцияле торбалар сатып алуга шактый акча тота, аның нәтиҗәсендә җылылык югалу 3–5 мәртәбә (хәзер ул Чаллыда 18 процент тәшкил итә) кими. Бу күрсәткечне 5 процентка калдыру өчен 34 чакрым озынлыктагы торбаны алыштырырга кирәк. Шуның 30 чакрымы – Чаллыда, 4 чакрымы – Түбән Камада.

news_right_1
news_right_2
news_bot