news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы шәһәре районнары тавыш бирү буенча ярыша

Яр Чаллыда 18сәгатькә сайлаучыларның 70,19% тавыш биргән, дип хәбәр итә “Шәһри Чаллы”.

(Чаллы, 18 март, “Татар-информ”). Чаллы шәһәре районнары сайлауда тавыш бирүчеләр арасында ярыша. Бу хакта “Шәһри Чаллы” басмасы хәбәр итә.

Шәһәрнең Комсомол районында 73 881 кеше үз гражданлык бурычын үтәгән. Бу биредә яшәүче сайлаучыларның 71,25%ы дигән сүз.

Автозавод районы сайлаучылары бик азга калыша, бу районда сайлау яшенә җиткән халыкның 70,21% инде тавыш биргән (85 501 сайлаучы).

Үзәк районында 99 677 кеше тавыш бирсә дә бу процентлар буенча барлык сайлаучыларның 69,41%ын тәшкил итә.

Чаллыда әлеге вакытка 259059 кеше Россия Президентын сайлауларга килгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100