news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы шәһәре полициясендә 9 сыйныфта укучы кыз балага карата һөҗүм фактын расладылар

Ата-ана кызларына һөҗүм ясалу турында полициягә мөрәҗәгать иткән.

 (Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). Чаллы шәһәре полициясенә кичә кызларына билгесез ир-ат һөҗүм итүе турында ата-ана гариза белән мөрәҗәгать иткән. Мөрәҗәгать итү фактын Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы буенча идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Артур Муллин раслады.

Бүген социаль челтәрдә кичә 18.10 сәгать тирәсендә Чаллыда 50/12 йорт янында 9 сыйныфта укучы кызга билгесез ир-ат һөҗүм итүе турында мәгълүмат таралды.

Ир-ат укучының муеныннан тотып алган һәм буа башлаган, шул ук вакытта "бу соңгы тапкыр түгел!" - дип пышылдаган.

Укучы кыз ир-ат кулыннан ычкынган һәм бу хакта өенә кайтып ата-анасына сөйләгән. Өлкәннәр полициягә шалтыраткан. Урынга хокук саклау органнары вәкилләре һәм этләре белән кинологлар килгән, әмма ир-атның эзенә төшә алмаганнар.

Хәзер тикшерү эшләре бара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100