Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллы шәһәре паркларында төрле күңел ачу чаралары дәвам итә
Чаллыда бәйрәм чаралары Раштуа бәйрәме үткәнче дәвам итәчәк.
(Чаллы, 6 гыйнвар, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Яңа ел бәйрәм көннәре һәм каникуллар Чаллыда күтәренке рухта үтә. Шәһәр паркларында, чыршылар куелган мәйданнарда, күңел ачу урыннарында төрле программалар, концерт-тамашалар берсен-берсе алыштырып кына торалар, дип яза җирле басма.
Быел Чаллыда балалар өчен аеруча кызыклы чаралар күпләп оештырыла. Автогигантның яшь талантлары үзләре дә күңел ачу программаларында актив катнашалар.
Яшүсмерләр клубларына йөрүчеләр көн саен шәһәрнең Азатлык мәйданында чыгыш ясыйлар, күңелле уеннар оештыралар. Чаллы халкына "Изуми" театрының "Ак тылсым" исемле тамашасы аеруча ошады.Шунысы үзенчәлекле бу республикабыз башкаласыннан килгән иҗат коллективы автокаланың өч мәйданында чыгыш ясады. Шишкин бульварында, Мәләкәс яр буенда һәм Азатлык мәйданында күрсәтелгән тамашаларда һәркеше катнаша алды. Актерларның оста уйнаулары гына түгел, гаҗәеп матур утлар белән бизәлгән киемнәре дә тылсымлы мизгелләргә-әкият иленә алып кереп китте.
Чаллыда бәйрәм чаралары Раштуа бәйрәме үткәнче дәвам итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз