Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллы шәһәре музеенда гадәти булмаган чара – Коръән басмалары күргәзмәсе эшли
Музей тарихында беренче мәртәбә буларак, анда Коръән укылган
(Казан, 3 декабрь, “Татар-информ”). Чаллының шәһәр музеенда гадәти булмаган чара – Коръән басмалары күргәзмәсе эшли. 2 декабрьдә ачылган күргәзмәдә дин әһелләре, ислам сәнгате белән кызыксынучы балалар, җәмәгать вәкилләре катнашты, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте сайты.
Казан Ислам мәдәнияте музее директоры Нурия Гәрәева тантана барышында Ислам мәдәнияте, Аллаһы Китабы – Коръән турында кыска, әмма бик тә эчтәлекле чыгыш ясады. Нурия ханым хәбәр иткәнчә, күргәзмәгә 651 елны Госман хәлиф әмере буенча китап итеп җыелган беренче Коръәннең факсимеле күчерелмәсе, беренче Казан басмасы күчермәсе, сакланып калган кулъязма Коръәннәр, Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормышын чагылдырган миниатюралар, шәмаилләр һ.б экспонатлар тупланган. Нурия ханым искә төшергәнчә, беренче Коръән 1530 елны Венециядә басыла. Россиядә Екатерина II фәрманы белән 1787 елда 20 данәдә дөнья күрә. Аның шул чордан калган бердәнбер экземпляры бүгенге көндә Санкт-Петербургта саклана. 1800 елны Казан, Оренбург мөселманнары үтенече буенча император Павел I Сенат карамагындагы Шнора типографиясен Казан гимназиясенә тапшырырга рөхсәт итә.
1803 елны ошбу типографиядә 1500 данәдә Коръәннең Казан басмасы басыла. Хәзер ул бер генә данәдә калган, Казан Университетында саклана. Шул ук типографиядә бер үк вакытта балалар өчен 10 томда Коръән кечкенә форматта да дөнья күрә. Шулай итеп, татарлар Коръәнне саклап калуга һәм таратуга зур өлеш кертәләр. Казан басмасы укырга уңайлы булуы сәбәпле, башка илләрдә дә киң таралган.
Тантана барышында Ислам мәдәнияте белән кызыксынучы балалар уен коралларында, шул исәптән курайда милли көйләр башкардылар. Шәһәрнең Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Мәлик хәзрәт Ибраһимов динебез турында вәгазь сөйләде, ә “Тәүбә” мәчете имамы Идрис хәзрәт Галәветдин Коръән укыды. Чара бик тә тәэсирле булды. Музей җитәкчеләре әйтүенчә, Коръән уку музей тарихында беренче мәртәбә башкарылган. Шәһәр мөселманнары өчен зур бүләк булган бу күргәзмә 15 декабрьгә кадәр эшләячәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз