Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллы шәһәре мэры Җәмигъ мәчете төзелеше белән танышты
Чаллы шәһәре мэры Җәмигъ мәчете төзелеше белән танышты
(Чаллы, 28 июнь, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Чаллы мэры, шәһәрнең Җәмигъ мәчете попечительләре Шурасы рәисе Наил Мәһдиев Җәмигъ мәчете төзелеш барышы белән танышты, дип яза җирле .
Бүгенге көндә мәчетнең цоколь катын төзүдә эшләүче "Стройтраст" фирмасы генераль директоры Раил Миннегалиев шәһәр башлыгына төзелеш объектының бүгенге торышы, төзелеш эшләренең ничек баруы турында сөйләде. Аның әйтүенчә, төзелеш график буенча алып барыла, сыйфат торышы даими тикшерелә. Төзүчеләрнең барсы да сайлап алынган, тәҗрибәле, тәртипле кешеләр. Цоколь каты монолит ысул белән төзелә. Быел аны төзеп бетерү, тышкы өлешен кызыл кирпич белән тышлау, гидроизоляция эшләрен башкару бурычы тора. Төзелешкә финанс ярдәме күрсәтү фонды җитәкчесе Уел Хөсәенов белдерүенчә, бүгенге көн өчен төп проблема булып кадрлар, төзелеш материаллары түгел, ә акча җитмәү тора. Цоколь катын тәмамлау өчен өстәмә рәвештә 15 млн. сум акча таләп ителә. Халык, спонсорлар моны аңлар, тиешле ярдәмне күрсәтерләр дигән ышаныч бар. Мэр җитәкчелегендә төзелешкә килгән кайбер попечительләр моны яхшы аңладылар.
Җәмигъ мәчете белән танышу вакытында Наил Мәһдиев шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, аның урынбасары Фоат хәзрәт Мөхәммәтов, нәзарәтнең вакыф фонды вәкиле Фәрит Шәрипов, Уел Хөсәенов озатып йөрде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз