news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы шәһәре читендәге бинада янгын чыккан

Халык телендә "тарелка" дип аталган бу бинада элегрәк автоинспекция урнашкан булган.

(Казан, 2 май, "Татар-информ", Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллы шәһәрен чыкканда читтә торган, халык телендә "тарелка" дип йөртелүче бинадагы янгын видеосы социаль челтәрләрдә таралды.

Бу бинада элегрәк шәһәр автоинспекциясе урнашкан булган.

Шаһитлар әйткәнчә, бина эчендә ялкын телләре күренә, тәрәзәләрдән куе төтен чыга.

Бина эчендә йортсыз кешеләр учак яккан булуы ихтимал, дип исәпли социаль челтәр кулланучылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot