Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллы шәһәре бала таптыру буенча республикада рекорд куйды
Автокалага бала табарга Татарстанның ерак районнарыннан да киләләр.
(Чаллы, 28 декабрь, “Татар-информ”, “Шәһри Чаллы”). Татарстанның Кама балалар медицина үзәгендә 7 меңенче сабый туган. Ул ир бала, авырлыгы 3430 грамм һәм буе 53 сантиметр булган. Әти-әниләре әле аңа исем уйламаган һәм үзләре хакында да мәгълүмат бирергә теләми. Күз тияргә мөмкин, диләр алар. Бу хакта шәһәрнең “Шәһри Чаллы” газетасы “Татар-информ” агентлыгына хәбәр итте.
Автокалага бала табарга Татарстанның ерак районнарыннан да киләләр, чөнки биредә шартлар яхшы, табиблар тәҗрибәле. Быел гына да биредә 1500ләп хатын-кыз бала тапкан. Чаллы бала таптыру буенча узган ел рекордын кабатлады дисәк тә була: монда 2015 елда 7017 нарасый дөньяга килгән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз