news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы шәһәр советы депутатлары Васил Шәйхразиевнең эштән китүен кабул итте

Татарстан Республикасы Президенты указы белән Васил Шәйхразиев ТР Премьер-министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнде

  (Чаллы, 18 сентябрь, «Татар-информ», Евгений Сироткин). Бүген Чаллыда Шәһәр советының чираттан тыш утырышы узды. Анда ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев һ.б. рәсми затлар катнашты.
Чаллы шәһәр советы сессиясенең чираттан тыш утырышында шәһәр мэры Васил Шәйхразиевның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату төп мәсьәлә буларак куелды. Илдар Халиков депутатларга һәм утырышта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп: “Чаллы – ул үзенчәлекле шәһәр, тормыш эшчәнлегенең күп кенә мәсьәләләре буенча лидер. Бүген Чаллы – ул күп функцияле сәнәгать, машина төзелеше һәм мәдәният үзәге, анда 522 меңнән артык кеше яши. 5 елда халык саны 13 меңгә арткан. Туучылар саны 21,9 процентка арткан. 16 759 бала туган”, - диде.
Шәһәр җитәкчесе вазыйфасында Васил Шәйхразиев эшчәнлеге чорында сәнәгать, төзелеш, мәгариф, сәламәтлек саклау өлкендә күп эш башкарды, ТКХ реформалауга зур игътибар бирде. Нәтиҗәдә шәһәрнең социаль-икътисадый фаразланган күрсәткечләре уңышлы үтәлә, дип билгеләп үтте Илдар Халиков. Шулай итеп, соңгы 5 елда уртача айлык хезмәт хакы 27 мең сумга кадәр җиткән яки ике тапкыр арткан.

ТР Премьер-министры Илдар Халиков Васил Шәйхразиевны яңа вазыйфага билгеләнү белән котлады һәм шәһәрнең тормыш эшчәнлеге дәрәҗәсен билгеләп үтте.
“Шәһәр мэры эшчәнлеге чорында мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, ТКХ системасын реформалау өлкәсендә күп эш башкарылды. Чаллы барлык социаль проектларда һәм Президент программаларында катнаша. Эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча күпсанлы мәсьәләләр хәл ителде, спорт объектлары пәйда булды, Чаллы велошәһәргә әйләнде”, - диде ул.
Васил Шәйхразиев җитәкчеләр командасына, шул исәптә Фәрхать Латыйповка рәхмәт белдерде.
ТР Премьер-министры Васил Шәйхразиевка “Татарстан Републикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен” медален тапшырды.
Депутатлар Васил Шәйхразиев карарын хуплады. Васил Шәйхразиев депутат һәм шәһәр мэры вәкаләтләрен куеп, 5 чакырылыш ТР Дәүләт Советы бу кандидатураны караганчы, Татарстан Республикасы Президенты указы белән ТР Премьер-министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнде. Искәртеп узабыз, элек бу вазыйфаны биләгән Юрий Камалтынов “Бердәм Россия” партиясе исемлеге буенча 5 чакырылыш Дәүләт Советына депутат итеп сайланды.
Шәһәр уставы буенча Чаллы мэры вазыйфасын, 2015 елның сентябрендә узачак, Шәһәр советына икенче сайлауларга кадәр шәһәр башлыгы урынбасары Флера Андреева башкарачак.

Фотосурәт Чаллы мэриясе матбугат хезмәтеннән алынды).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100