news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы "Салават кубогы-2018" узышларына әзерләнә

Узышларның приз фондының бер өлеше һәм катнашучылар взносы ятим балаларга тапшырыла.

 (Чаллы, 12 гыйнвар, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). "Салават кубогы-2018" автомобиль узышлары быел 16–18 февраль көннәрендә үткәрелә. Чаллы ипподромын бу ярышларга әзерли башладылар. Егерменче тапкыр булачак узышларда канашырга Россиянең һәм Татарстанның күп шәһәрләренә инде чакырулар җибәрелгән, дип яза җирле басма.

"Салават кубогы-2018"–Россия Кубогының "Милли" ("Национальный") зачет төркеменең беренче этабы булып тора һәм шулай ук трек автомобильләре узышының "А–1600"зачет төркеменең Татарстан чемпионаты этабы да.

Узышларның приз фондының бер өлеше һәм катнашучылар взносы ятим балаларга тапшырыла. Узган елларны бу җыелган акчалар Чаллы ятимнәр йортына бирелгән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot