Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллы Роспотребнадзоры: коронавирустан үлүчене җирләү өчен тәкъдимнәр гамәлдән чыкты
Соңгы вакытка кадәр шәһәр моргында мәетләр ябык табутларда бирелә иде.
(Чаллы, 18 июнь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Роспотребнадзор федераль хезмәте COVID-19 инфекциясеннән үлүчеләрне җирләү буенча 20 апрельдә керткән чикләүләр һәм тәкъдимнәр 15 июньнән гамәлдән чыгарылды. Бу хакта журналистларга Чаллының баш санитар табибы Илгизәр Бариев хәбәр итте.
Чикләүләрне бетерү яңа коронавирус инфекциясеннән үлем очракларының кимүе белән дә, вирусның кеше вафатыннан соң берничә сәгатьтән организмда үлүе турында төгәл мәгълүматлар булуы белән дә аңлатыла.
Журналистлар соңгы вакытка кадәр шәһәр моргында хәтта COVID-19 инфекциясеннән үлмәгән дип билгеләнгән кешеләрнең дә җәсәдләре ябык табутларда булуы, аларны саклагыч костюм кигән морг хезмәткәрләре бирүе турында сорау бирде. Бариев шул хакта аңлатып, кеше җирләнгән вакытка һәрвакытта да аңа төгәл диагноз куелмаган очраклар булганлыгын әйтте.
«Бездә коронавируска шикләнелгән яки расланган кешенең башка сәбәп белән — тромб өзелгән яки инфаркттан соң үлгән очраклар булды. Әлегә болар барысы да ачыкланганчы, морг һәм җирләү хезмәтләре хезмәткәрләре Роспотребнадзор рекомендацияләрен үтәргә тиеш иде. Әмма, әйткәнемчә, июнь уртасыннан бу чикләүләр бетерелде», — диде Бариев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз