news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы Роспотребнадзоры көньяктан ялдан кайтучыларны сак булырга чакырды

Чаллыда коронавирус инфекциясе белән авыручылар санының дәрәҗәсе уртача республика күрсәткеченнән 4,3 процентка югарырак, элек ул 16 процентка югары иде.

(Чаллы, 3 август, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова ). Чаллының баш санитар табибы Илгизәр Бариев эшлекле дүшәмбе вакытында Кара диңгездән кайтучы ял итүчеләрне барлык саклык чараларын үтәргә чакырды.

Шәһәрнең Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе сүзләренә караганда, шәһәрдә коронавирус белән хәл киеренке булып кала бирә. Хәзерге вакытта Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенең лабораториядә расланган 808 яңа очрагы теркәлгән, аларның дүрт очрагы узган ял көннәрендә ачыкланган. Чаллыда яшәүче 618 кеше инфекциядән терелде. 85 кеше медицина күзәтүе астында кала, 6 мең 398 кеше күзәтүдән алынган.

«Чаллыда коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны уртача республика күрсәткеченнән 4,3 процентка артыграк. Элегрәк ул 16 процентка югары иде», - дип искәртте Бариев.

Чаллының баш санитар табибы бу хәлгә көньяктан кайтучы ялдагы кешеләр йогынты ясарга мөмкин, дип белдерде. «Кара диңгездә әлегә эпидемиологик хәл бик үк әйбәт түгел. Шуңа күрә Чаллы халкына өйгә кайту белән барлык саклык чараларын үтәргә чакырам», - диде спикер.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100