Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллы "Үрмәкүч-кеше"се 83 метрга менеп җитәрме?
Чаллы тарихында беренче тапкыр йорт дивары буйлап үрмәләүчене карарга бик күп халык җыелачак.
(Чаллы, 12 июль, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы", Мирһади Разов). Чаллы уртасындагы биек бина – "Түбәтәй"не белмәгән кеше юктыр. Аның биеклеге - 83 метр. Менә шуның фасады буйлап, арканнарга тотынып, Евгений Колдун атлы "Үрмәкүч-кеше" түбәгә кадәр менәчәк, дип яза җирле басма.
Аның өстендә нәкъ менә фильмдагы "Үрмәкүч-кеше" костюмы булачак. Икенче төрле шушы ысул белән биеклекләргә менүчеләрне роупджампер дип атыйлар. Шоу-тамаша 14 июль көнне 17.30 сәгатьтә башлана . "Үрмәкүч-кеше" үрмәләгән вакытта иң шәп селфи төшерүчегә биек бинаның җитәкчелеге түбәгә менеп шәһәрне хозур кылу өчен сертификат бүләк итәчәк. Шунысы кызыклы: Чаллы тарихында беренче тапкыр йорт стенасы буйлап үрмәләүчене карарга бик күп халык җыелачак, тамашаны күрергә күрше Алабуга, Түбән Кама, Минзәлә, Менделеевск калаларыннан да киләчәкләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз