news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы – республикадагы иң уңайлы шәһәр

100 меңнән артык халкы булган категориядә икенче башкала беренче урынны алды

(Казан, 28 июль, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). 100 меңнән артык кешесе булган торак пунктлар категориясендә Чаллы шәһәре “ТРның шартлары тудырылган иң уңайлы торак пункты - 2009” конкурсында җиңеп чыкты, дип хәбәр ителә ТР муниципаль районнары порталында.
Конкурска нәтиҗә ясаган вакытта жюри әгъзалары торак пунктта уңайлы шартлар тудыру буенча башкарылган иң әһәмиятле чараларны исәпкә алдылар. Шулай ук торак пунктның архитектур-композицион төгәлләнгән булуы, тарихи-мәдәни һәм табигый һәйкәлләрне саклавы кебек үзенчәлекләр дә игътибарга алынды. Узган елда бу таләпләрнең барысын да икенче башкалабыз – Чаллыда намус белән башкарганнар булып чыкты. ТР Министрлар Кабинетының 2006 елда кабул ителгән карары нигезендә ел саен үткәрелеп килә торган әлеге конкурста, шулай итеп, Чаллыга тиңнәр табылмады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100