news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы республика күләмендәге бәйгедә катнашты һәм 1 млн 92 мең сум акча белән бүләкләнде

Бу акчаның 10%ын шәһәрнең төзекләндерүдә катнашкан хезмәткәрләргә бүлеп бирәчәкләр.

(Чаллы, 11 гыйнвар, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Чаллы ел саен республика күләмендәге бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар яулый. Шушы көннәрдә узган елдагы эшчәнлек буенча Татарстанда иң төзек шәһәр ачыкланды. Чаллы "Иң төзек торак пункт" номинациясендә җиңде. Һәм хөкүмәт дипломы һәм 1 миллион 92 мең сум акча белән бүләкләнде.

ТР торак-коммуналь хуҗалык һәм төзеле министрлыгының объектларны мониторинглау бүлеге башлыгы Рөстәм Хәкимов әйтүенчә, бу акчаның 10%ын шәһәрнең төзекләндерүдә катнашкан хезмәткәрләргә бүлеп бирәчәкләр. Ә калган шәһәр мохитын тагын да матурайтуга тотылачак.

Әлеге бәйгедә "Җилкомсервис" идарә комапниясенә территорияне яшелләндерүдәге югары күрсәткечләре өчен диплом тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100