news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы рәссамнары Төркиядә халыкара арт-симпозиумда катнашты

Чаллы рәссамнары катнашкан үзенчәлекле флешмоб нәтиҗәсендә 230 сәнгать әсәре туа.

(Казан, 6 февраль, “Татар-информ”). Чаллы рәссамнары Төркиядә халыкара арт-симпозиумда катнашты. Бу хакта Чаллы Башкарма комитетының мәдәният идарәсеннән хәбәр иттеләр.

Төрки дөньяның икенче халыкара арт-симпозиумы Адана шәһәрендә узды. Анда 33 илдән килгән 93 рәссам катнашты. Татарстаннан Рият Мөхәмәтдинов, Сагида Сираҗиева, Хәмзә Шәрипов һәм башкалар катнашты.

Алар тарих һәм сынлы сәнгатькә багышланган өч фәнни-гамәли конференциядә катнаша.

Катнашучыларга симпозиум барышында ук картиналар язарга тәкъдим итәләр. Нәтиҗәдә, дөньяга 230 әсәр туа.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot