Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллы прокуратурасының элеккеге башлыгы вафат
Гамир Хәмидуллин 81 яшендә булган.
(Казан, 27 декабрь, "Татар-информ"). Бүген 82 нче яшендә Татарстан прокуратурасы ветераны Гамир Хәмидуллин вафат булган. Бу хакта Татарстан прокуроры өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.
Гамир Хәмидуллин 1936 елда Зәй районында туган. Совет Армиясендә хезмәт иткәннән соң читтән торып Казан дәүләт университетын тәмамлаган.

Хезмәт эшчәнлеген ул Зәйдә, Чаллыда, Сарман районнарында тикшерүче булып башкарган. Сарман, Комсомол районнары, Чаллы прокуратурасын җитәкләгән.
Ветеранны соңгы юлга озату 28 декабрьдә 9.00 сәгатьтә Чаллыда Муса Җәлил проспекты 25 нче йорт 32 нче фатир адресы буенча булачак. Ветеран туган ягында – Зәй районы Югары Налим авылында җирләнәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз