Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллы прокуратурасы юлларны кардан һәм боздан чистартуны таләп итә
Күпкатлы торак йортлар тирәсендәге юллар, тротуарлар кардан һәм боздан чистартылмау, шулай ук бозлавыкка каршы чаралар кулланылмау ачыкланган.
(Казан, 22 гыйнвар, “Татар-информ”). Чаллы шәһәре прокуратурасы 15 идарәче компаниядән юлларны үз вакытында кардан һәм боздан чистартып торуны таләп иткән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Татарстан прокуроры өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итә.
Шәһәр прокуратурасы идарәче компанияләрне биредә яшәүченең мөрәҗәгате буенча тикшергән. Күзәтчелек ведомствосы тикшерү вакытында күпкатлы торак йортларның күпчелеге янындагы юлларның, тротуарларның кардан һәм боздан чистартылмаганлыгын, шулай ук бозлавыкка каршы чаралар кулланылмаганлыгын ачыклаган.
Йорт тирәсендәге юлларның, тротуарларның кардан һәм боздан чистартылмавы кешеләр сәламәтлегенә һәм тормышына куркыныч тудыра. Прокуратура тикшерүләре нәтиҗәсендә, 15 идарәче компаниягә кимчелекләрне бетерү һәм гаепле хезмәткәрләрне дисциплина җаваплылыгына тартуны йөкләгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз