news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы прокуратурасы табиб белешмәсе булмау сәбәпле бакчада урынсыз калган баланы яклады

Бары тик буш урыннар булмаган очракта гына, белем бирү оешмасына кабул итүдән баш тарта алалар.

(Чаллы, 23 август, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллы прокуратурасы фтизиатрдан белешмәсе булмау сәбәпле бакчада урынсыз калган баланы яклап чыккан. Бу хакта күзәтчелек ведомствосы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чаллы прокуратурасына бер ир-ат мөрәҗәгать иткән. Табиб-фтизиатрдан белешмәсе булмау сәбәпле, аның баласына 14нче «Зернышко» бакчасында урын бирүдән баш тартканнар.

Шуннан соң мәктәпкәчә учреждениедә тикшерү үткәрелгән һәм әлеге факт расланган.

Прокуратура балалар бакчасы мөдиренә әлеге хилафлыкны бетерергә күрсәтмә биргән. Чөнки «Мәгариф турында»гы федераль закон нигезендә, бары тик буш урыннар булмаган очракта гына, белем бирү оешмасына  кабул итүдән баш тарта алалар.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100