news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы прокуратурасы паралич суккан кызын тәрәзәдән аткан пенсионерның эшен судка җибәрде

Ир-атны тоткарлагач, хокук саклау органнары вәкилләре шикләнелгән затның психик яктан сәламәт булу-булмавын ачыкларга булганнар.

(Чаллы, 19 сентябрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәмәтдинова). Чаллы прокуратурасы паралич суккан кызын тәрәзәдән ташлаган пенсионерның эшен судка җибәргән. Бу турыда күзәтчелек ведомствосында хәбәр иттеләр.

  • 27 июльдә 56нчы комплекстагы йортларның берсендә 68 яшьлек пенсионер ДЦП дан интегүче кызын беренче каттагы фатир тәрәзәсеннән атып бәргән.

Ир-атны тоткарлагач, хокук саклау органнары вәкилләре шикләнелгән затның психик яктан сәламәт булу-булмавын ачыкларга булганнар. Аны суд-психиатрия экспертизасына җибәргәннәр.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча кызның әтисе билгеле вакытта үз гамәлләре өчен җавап бирерлек хәлдә булмавы ачыкланган. Өлкән яшьтәге ир-ат сәламәтлеккә авыр зыян китерүдә гаепләнә.

Зыян күрүче хәзер абыйлары тәрбиясендә, дип хәбәр иттеләр прокуратурада.

news_right_1
news_right_2
news_bot