Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллы прокуратурасы “Бедный еврей” туңдырмасы чыгаручыны тикшерә
Әлеге исем законлы рәвештә кулланылганмы икәнлеген ачыклаячаклар.
(Чаллы, 6 март, “Татар-информ”, Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллы прокуратурасы “Славица” компаниясенең “Бедный еврей” туңдырмасы чыгару фактын тикшерә. Бу хакта “Татар-информ” корреспондентына шәһәр прокуроры урынбасары Эльвира Тимерова хәбәр итте.
Чаллы фабрикасы “Бедный еврей” исеме белән яңа төр продукция чыгара башлый. Әлеге факт җирле еврей җәмгыяте вәкилләренең, Мәскәүдәге фикердәшләренең ачуын китергән.
Агентлыкка прокуратура хәбәр итүенчә, хәзер әлеге факт буенча тикшерү бара. Әлеге исемне һәм төрү материалында Израиль дәүләт атрибутикасы законлы рәвештә кулланылганмы икәнлеген ачыклаячаклар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз