news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы прокуратурасы балалар лагерында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре бозуга тап булган

Балалар шифаханә-савыктыру лагерында эвакуация юллары чикләнгән һәм янгынга каршы су сиптерү җайланмасы төзек түгел.

(Чаллы, 23 август, «Татар-информ», Эльвира Мөхәмәтдинова). Чаллы прокуратурасы «Жемчужина» шифаханәсендәге балалар лагерында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәлен бозу очракларын ачыклаган. Бу хакта күзәтчелек органы хәбәр итә.

109 бала ял иткән савыктыру лагерында тикшерү нәтиҗәсендә янгынга каршы таләпләр һәм башка нормалардан тайпылышлар булуы ачыкланган.

Күзәтчелек органы хезмәткәрләре учреждение коридорында диван һәм шахмат өстәле эвакуация юлын каплавын ачыклаган. Икенче һәм өченче каттагы эвакуация вакытында чыга торган ишекләр ачкычка бикле булган. Шулай ук янгынга каршы су сиптерү җайланмасы төзек түгеллеге ачыкланган.

Моннан тыш, беренче катта холл диварлары һәм түшәмнәрендә һәм ит цехында җитешсезлекләр бар, ә аш бүлмәсендәге суыткычлар температура режимын саклауны контрольдә тоту приборлары белән җиһазланмаган.

Прокуратура тикшерү нәтиҗәләре буенча, шифаханә җитәкчесенә ачыкланган җитешсезлекләрне бетерүне һәм гаеплеләрне дисциплина җаваплылыгына тартуны йөкләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100