news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы предприятиесендә макулатура янган

Янгын 300 кв. метрга зыян китергән.

Чаллы предприятиесендә макулатура янган

(Казан, 4 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чаллы предприятиесендә макулатура янган, кара төтенне видеога төшергәннәр. Бу турыда һәлакәт урыныннан «Татар-информ»ның үз хәбәрчесе хәбәр итте.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, кичә 17.31 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына «Проминдустрия» предприятиесе территориясендә янгын чыгуы турында хәбәр килгән.

Һәлакәт урынына Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре килгән. Ачык мәйданчыкта 300 кв. метрда прессланган кәгазь януы ачыкланган.

19.11 сәгатьтә янгын тулысынча сүндерелгән. Һәлакәттә беркем дә зыян күрмәгән. Янгын чыгу сәбәбе ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot