Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллы предприятиеләре продукция чыгаруны 20 процентка арттырган
Автошәһәрдә 2019 елда әзер сәнәгать продукциясе күләме 355 млрд 5 млн сум тәшкил иткән.
(Чаллы, 30 декабрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәмәтдинова). Чаллы предприятиеләре үзләре җитештергән продукция чыгаруны 20 процентка арттырды. Бу турыда автошәһәр мэры эшлекле дүшәмбедә хәбәр итте
Чыгыш ясаучы сүзләренчә, беренчел мәгълүматлар буенча, 2019 елда әзер сәнәгать продукциясе күләме 355 млрд 5 млн сум тәшкил иткән. Сәнәгать җитештерүе индексы — 100,2 процент, 2018 елда бу күрсәткеч 100,1 процент дәрәҗәсендә булган.
Автошәһәр икътисадында «КАМАЗ» өлеше 40 процентка тигез. Агымдагы елда автогигант 35 меңнән артык йөк автомобиле чыгарган.
Шәһәр икътисадының тагын бер локомотивы һәм зур салым түләүче Сергей Титов исемендәге Катыргы-кәгазь комбинаты, диде Наил Мәһдиев. «Монда производствоны киң колачлы модернизацияләү дәвам итә. Haier компаниясе заказларын үтәү өчен комбинатта суыткычларга зур тартмалар җитештерү буенча Италия линиясе урнаштырылган. Бу Россиядә беренче шундый җиһаз һәм БДБ илләрендә иң зур линия», — диде спикер.
Наил Мәһдиев сүзләренчә, халык предприятиесендә уртача хезмәт хакы 76 мең сумга җиткән, комбинатта 1 мең 754 кеше эшли.
Тулаем алганда, шәһәр буенча продукция җитештерүне 1,2 тапкырга арттырганнар. Төп капиталга инвестицияләр күләме, узган ел белән чагыштырганда, 5,2 процентка арткан һәм 63,5 млрд сум тәшкил иткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз