news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы полициясе 120 мең сумлык бизәнү әйберләре талап алган каракны тоткарлаган

Талау очрагы ГЭС бистәсендә җәмәгать транспорты тукталышында төнге сәгать икедә булган.

(Чаллы, 19 июль, «Татар-информ», Эльвира Мөхәмәтдинова). Чаллы полициясе 120 мең сумлык бизәнү әйберләре талап алган каракны тоткарлаган. Бу турыда Эчке эшләр министрлыгының Чаллы буенча идарәсе хәбәр итә.

«Талау очрагы 16 июльдә төнлә 2.00 сәгатьтә ГЭС бистәсендә «Полевая урамы» тукталышында булган. Дус кызыннан өенә кайтып барган 25 яшьлек кыз янына билгесез ир-ат килгән һәм бизәнү әйберләрен салып бирүен таләп иткән», - дип сөйләделәр полициядә.

Полиция өч көннән җинаятьчене тоткарлаган. Ул ГЭС бистәсендә яшәүче 34 яшьлек ир-ат булган. Ул талау өчен берничә тапкыр хөкем ителгән. Ир-ат бизәнү әйберләрен сатарга өлгергән.

Ир-атка карата «Талау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot