Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллы поликлиникасыннан югалган диваннар табылган
Медицина учреждениесеннән диваннар югалу турында Чаллы кешесе “Халык контроленә” зарланган булган.
(Казан, 20 март, “Татар-информ”). Чаллының яңартылган 3 нче поликлиникасының көтеп тору залыннан йомшак диваннар югалмады, пациентлар саксыз файдаланганга күрә, аларны икенче катка күчерделәр, дип хәбәр иттеләр “Татар-информ”га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә.
Медицина учреждениесеннән диваннар югалу турында Чаллы кешесе “Халык контроленә” зарланган булган.
“Диваннар утырып торырга, көтәргә яисә киенгәндә бик җайлы иде. Нәтиҗәдә, алар өчәү генә калды. Хезмәткәрләр калганнарының кая киткәнлеген әйтә алмады”, - дип язган әлеге хәлдән риза булмаучы Чаллы кешесе.
Хат Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгына тапшырылган. “Татар-информ”га аңлатуларынча, поликлиникада хакимият уңайлы йомшак җиһаздан пациентларның шапшаклыгы аркасында баш тартырга мәҗбүр булган.
“Поликлиника җиһазы бозылу факты ачыклану сәбәпле, беренче каттагы диваннар икенче катка күчерелде. Алар урынына көтеп тору залында өч секцияле урындыклар куелды”, - дип аңлаттылар Чаллы поликлиникасында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз