Чаллы поликлиникасында биш пациент, уколдан соң, анафилактик шок кичергән
Медицина учреждениесе хезмәткәрләре беренче ярдәм күрсәтү нәтиҗәсендә, бу хәлнең ахыры аяныч тәмамланмаган
(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Чаллының 3 нче стоматология поликлиникасының хирургия бүлегендә 5 пациентка ашыгыч медицина ярдәме кирәк булган.
Автошәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсендә, “Татар-информ” МА хәбәрчесенә белдерүләренчә, 3 хатын-кыз һәм 2 ир-ат, авыртуны сиздерми торган лидокаин уколын ясаганнан соң, анафилактик шок кичергән.
“Уколдан соң пациентларның кан басы күтәрелгән яки төшкән, кайберсенә һава җитми башлаган, тәртипләрендә үзгәреш сизелгән”, - дип белдерде идарә җитәкчесе Елена Бойко.
Аның белдерүенчә, стоматология хезмәткәрләре шунда ук беренче ярдәм күрсәткән. Хәзер стационарда кыз кеше һәм өлкән яшьтәге ир-ат табиблар күзәтүендә. Калганнары көннең беренче яртысынды өйләренә җибәрелгән. Бойко билгеләп узганча, аллергия реакциясе биргән препарат партиясе поликлиникадан алынган һәм Татарстан Республикасы дарулар сыйфатын контрольдә тоту үзәгенә экспертизага җибәрелгән.