news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы поликлиникасы архивында янгын сүндерелгән

Поликлиника бинасыннан 200 кеше эвакуацияләнгән.

(Казан, 29 сентябрь, "Татар-информ"). Чаллының 3нче поликлиникасы архивында янгын сүндерелгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бүген 9.54 сәгатьтә бердәм 112 экстрен хезмәтенә янгын турында хәбәр алынган. Ачыкланганча, 1нче комплекста 3нче поликлиника архивы янган.

Нәтиҗәдә, поликлиника бинасыннан 200 кеше эвакуацияләнгән. 10 квадрат метрда булган янгын 10.24 сәгатьтә сүндерелгән.

Хәзерге вакытта янгын сүндерүчеләр поликлиниканың башка биналарын тикшерә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot