Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллы подъездыннан исерек 14 яшьлек укучы кызны хастаханәгә алып киткәннәр
Ашыгыч ярдәм бригадасы укучы кызны ЗЯБ бистәсенең 17 нче комплексында күп фатирлы йортның беренче катында табып алган.
(Казан, 15 февраль, «Татар-информ»). Чаллы подъездыннан исерек 14 яшьлек укучы кызны хастаханәгә алып киткәннәр. Бу турыда «Челнинские известия» газетасы хәбәр итә.
Кичә кич ЗЯБ бистәсенең 17 нче комплексында күп фатирлы йорт подъездында алкоголь кулланып исергән укучы кыз бала табылган. 14 яшьлек кыз медицина хезмәткәрләренә дус кызы белән булуын, аннары ул аны калдырып китүен әйткән.
Кыз баланы хастаханәгә алып киткәннәр. Бу хәл турында балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиягә хәбәр ителгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз