news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы педагогика университеты җитәкчесе татар теле буенча түгәрәкләр ачарга тәкъдим итте

Татар теле буенча бушлай түгәрәкләр "Татарстан-Яңа гасыр" хәрәкәте территориаль бүлеге каршында ачылырга мөмкин.

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Бүген “Татарстан-яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәте Югары советы утырышында Чаллы дәүләт педагогика университеты ректоры Фәйрүзә Мостафина территориаль оешмалар каршында татар теле буенча түгәрәкләр оештырырга тәкъдим итте.

Аның фикеренчә, татар теле укырга теләүчеләр өчен шартлар тудырырга мөмкин. “Әйдәгез, шартлар тәкъдим итик, булдырыйк. Безнең хәрәкәт бу өлкәдә ниндидер адым ясарга тиеш”, – диде югары уку йорты ректоры.

“Ничек яхшырак ясау турында уйлау зарур”, – дип җавап бирде ТР Дәүләт Советы рәисе, республика иҗтимагый хәрәкәтенең Югары совет җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин.

news_right_1
news_right_2
news_bot