news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы пары Германиядә коляскаларда бию буенча ачык чемпионатта I урынны яулаган

Күптән түгел генә Гөлназ Акбашева һәм Виталий Морозов инвалид коляскаларда спорт бал биюләре буенча Дөнья Кубогына ия булган иде

(Яр Чаллы, 5 май, “Татар-информ”, Евгений Сироткин). Бүген билгеле булганча, Чаллы пары Гөлназ Акбашева һәм Виталий Морозов, Германиядә коляскаларда бал биюләре буенча ачык чемпионатта беренче урынны яулаган.
Бу чаллылыларның беренче җиңүе генә түгел. Күптән түгел Гөлназ Акбашева һәм Виталий Морозов инвалид коляскаларда спорт бал биюләре буенча Дөнья Кубогына ия булган. Яшь спортчылар спорт осталарына кандидатлар булып тора.

news_right_1
news_right_2
news_bot