news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы мэры яр буенда реконструкция эшләренең барышын тикшерде

Объектны 1 июньгә файдалануга тапшыру ниятләнә

 (Яр Чаллы, 4 май, “Татар-информ”). Бүген Чаллы мэры Васил Шәйхразиев шәһәрнең яр буенда күчмә киңәшмә уздырды. Шәһәр башлыгы биредә реконструкция эшләренең һәм ял зонасын төзекләндерү, яшелләндерүнең барышы белән танышты. Киңәшмә бу эшләрнең подрядчысы “Камдорстрой” ЯАҖ вәкилләре катнашында узды. Бу көннәрдә подрядчы оешма яр буендагы тротуар һәм юлларга асфальт җәя. Барлыгы 4 км озынлыктагы юл өслеге яңартылачак.
Киңәшмә барышында күзәтү зонасын, яңа өйләнешүчеләр өчен зоналарны реконструкцияләүгә һәм яр буен яктыртуга игътибар бирелде. Яр буен файдалануга тапшырганнан соң, автомобиль төзүчеләр каласында яшь парларга истәлеккә фотосессиягә төшү һәм никахлашу көнендә күңел ачу өчен матур урын барлыкка киләчәк.
Объектны 1 июньгә файдалануга тапшыру ниятләнә, дип хәбәр итә шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot