news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы мэры Васил Шәйхразиев вазыйфасыннан китә

Шулай ук шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрхать Латыйпов та вакытыннан алда вәкаләтләре туктатылу турында белдерде

  (Чаллы, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Чаллы мэры Васил Шәйхразиев вакытыннан алда вазыйфасыннан китә. Бу хакта бүген шәһәр советы депутатлары президиумының чираттан тыш утырышында белдерелде.

Шәһәр мэриясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, иртәгә, II чакырылыш Чаллы Дәүләт Советының чираттан тыш XXXII  утырышында башкарма комитет структурасына үзгәрешләр кертелүе, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрхать Латыйповның да вакытыннан алда вәкаләтләре туктатылу, Шәһәр советы депутаты Васил Шәйхразиевның вакаләтләре туктатылу турындагы мәсьәләләр каралачак.

Сессиядә шәһәр мэры вакаләтләренең вакытыннан алда туктатылу һәм шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына конкурс игълан ителү мәсьәләсе куелачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot