Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллы мэры Украинада һәлак булган солдат гаиләсендә булды
Артур Шәрәфиевны вафатыннан соң, «Батырлык ордены»на тәкъдим иттеләр.
(Чаллы, 17 март, «Татар-информ», «Шәһри Чаллы», Зөлфия Галим). Шәһәр мэры Наил Мәһдиев контракт буенча хезмәт иткәндә, батырларча һәлак булган Артур Шәрәфиев гаиләсендә булды.
«Солдатны соңгы юлга озату чыгымнарын шәһәр тулысынча үз өстенә ала. Әлегә вакыты билгеле түгел, әмма батырны лаеклы итеп, соңгы юлга озатырга кирәк. Гаиләсенә авыр. Егетнең әнисе Альбина Магомедовна 25 ел хокук саклау органнарында эшләгән», — диде мэр.
Альбина ханымның ике улы булган, берсе 1991 елда туган, ә Артур — 2001 елда. Ул лаеклы егет, каһарман солдат. Хәрби хезмәткә Чаллының Үзәк хәрби комиссариатыннан чакырылган иде. Аны вафатыннан соң, «Батырлык ордены»на тәкъдим иттеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз