news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы мэры студентлар һәм өлкәннәр арасында вакцинацияне тизләтергә кушты

Наил Мәһдиев кешеләр белән эшләргә, аңлату эшләре алып барырга кирәклеген искәртте.

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Чаллы мэры Наил Мәһдиев аппарат киңәшмәсендә студентлар һәм өлкән кешеләр, шулай ук хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәрләре арасында вакцинацияне тизләтүне йөкләде. Ул мондый эшне оештыру Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте инициативасы булырга тиешлеген искәртте.

Чаллының баш санитар табибы Илгизәр Бариев ведомство ковидка каршы тәртип бозуларны кисәтү буенча бөтен кирәкле эшне башкара, коллективларда һәм җәмәгать транспортында тикшерүләр үткәрә, әмма вакцинация дәрәҗәсе һаман да түбән булып кала, бигрәк тә 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр белән эшләү катлаулы, диде.

«Белгеч, вәкаләтле орган буларак, аңлату эшләре сездән булырга тиеш <...> Казаннан да,  Рязаньнан да беркем дә безнең өчен килеп эшләмәячәк, бу мәсьәләләрне Чаллыда бездән башка беркем хәл итми, кешеләр белән эшләргә кирәк», — диде Чаллы мэры Наил Мәһдиев Бариевка мөрәҗәгать итеп.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100