news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы мэры шартлау булган йортта ремонт эшләре белән танышты

48/20 йортының зыян күргән 3 подъездыннан 28 бала мэр чыршысына чакырылачак.

Чаллы мэры шартлау булган йортта ремонт эшләре белән танышты
http://shahrichalli.ru/

(Чаллы, 13 декабрь, «Татар-информ», «Шәһри Чаллы»). Бүген Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев 48/20 йортының ремонт барышы белән танышты. Хәзерге вакытта биредә барлык төзелеш конструкцияләре торгызылган яки алыштырылган. Шулай ук йортта җылылык бирелгән, бизәкләү эшләре тулы куәттә бара. Тышкы яктан агымдагы елның 25 октябрендә булган фаҗига турында берни дә искә төшерми.

Мэр 11 подъездның барлык фатирларын тикшерде, эшчеләр белән аралашты. Исегезгә төшерәбез, йортны торгызу белән «Профит» Компанияләр төркеме шөгыльләнә. Биредә яшәүчеләр үзләре обойлар, плитка, линолеум сайладылар.

«Бүген түшәмнәрне урнаштыру эшенә керешәбез. Атна уртасыннан сантехник җиһазлар урнаштыра башлаячакбыз, ишекләрне куярга планлаштырабыз, заказлар кайтуын көтәбез. Халыкның барлык теләкләрен дә диярлек үтибез», — дип хәбәр итте «Профит» Компанияләр төркеме башкарма директоры Анатолий Кондюков.

«Барысы да сыйфатлы башкарылган, төзүчеләр шактый тиз арада фатирларны торгызды. Бүген без күргән арадаш этап нәтиҗәләре буенча фикер йөрткәндә, нәтиҗәләр уңай. Эшләр тагын бер атна, бәлки, 10 көн дәвам итәр", - диде мэр.

Без халыкка эшләр тулы күләмдә башкарылачак дип вәгъдә иттек. Торак бүлмәләр тиешле кыяфәткә керә, шуңа күрә 20-25 декабрьгә барлык кешеләр дә фатирларына әйләнеп кайтыр дип уйларга нигез бар. Без алар белән икенче тапкыр өй туен уздырачакбыз», — диде Наил Мәһдиев. 

Өстәмә рәвештә шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 48/20 йортының зыян күргән 3 подъездыннан 28 бала мэр чыршысына чакырылачак. 

 


news_right_1
news_right_2
news_bot