Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллы мэры «Җәмигъ» мәчете төзелешенә миллион сум акча биргән
2020 елда мәчет корпусларын төзү өчен 240 миллион сум акча кирәк.
(Чаллы, 13 март, «Татар-информ»). 13 мартта «Җәмигъ» мәчетенең төзелеш мәйданчыгында Чаллы хакимияте башлыгы имам-мөхтәсиб Алфас хәзрәт Гайфуллин һәм шәһәр мәчетләре имамнары белән очрашты. Бу турыда Чаллы мөхтәсибәте хәбәр итә.
Очрашуда катнашучылар эш барышы белән танышты. Хәзер төзүчеләр мәйданчыкка түгәрәк колонналар, технологик җиһазлар һәм 80 тонна арматура алып килде. 2020 елда мәчет корпусларын төзү планлаштырыла. Бу эшләрне башкару өчен 240 млн сум акча кирәк.
«Мин «Җәмигъ» мәчете төзелгән чорда бишенче мэр булам. Аның төзелеше 28 елга сузылды. Проектның төгәлләнүен бик күрәсе килә. Без гаилә белән киңәшләштек һәм «Җәмигъ» төзелешенә ярдәм итү фондына миллион сум акча бирергә булдык. Безгә беркем дә мәчет төземәячәк, әгәр үзебез дә моның өчен көч куймасак», дип шәрехли шәһәр башлыгы сүзләрен мөхтәсибәт.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз