Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллы мэры кыш аномаль булу сәбәпле механизаторларга хезмәт хакын арттырырга кушты
Хезмәткәрләр гыйнвар һәм февраль айлары өчен өстәмә түләүләр алачак.
(Казан, 21 февраль, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Чаллы мэры Наил Мәһдиев, кышның аномаль булуы сәбәпле, механизаторларга, бульдозерчыларга һәм тракторчыларга хезмәт хакын арттырырга кушты.
Гыйнвар һәм февраль айларында күп кар яуганга, өстәмә түләүләр шушы айлар өчен исәпләнгән хезмәт хакына өстәләчәк, дип белдерде шәһәр башлыгы.
«Март ае өчен дә булыр уйлыйм. Карның нормадан ике тапкыр күбрәк явуы — бу бит аномалия. Табигатьнең начар күренеше юк, әмма ул менә шушындый. Һава торышын үзгәртә алмыйбыз. Карны җиргә төшкәнче тотарга өйрәнмәделәр әле. Кар җиргә төшеп 15 минуттан узуга ук аны җыештырып булмый, тормышта алай түгел. Әмма норматив сроклар бар һәм оешмалар норматив срокларга нигездә сыеша. Аларга зур рәхмәт әйтергә кирәк. Ничек кенә авыр булмасын, алар үз функцияләрен һәм бурычларын үтиләр. Без аларның көндез дә, төнлә дә эшләвен күрәбез», — диде автошәһәр мэры.
Хезмәткәрләрнең хезмәт хакын арттыру турында идарәче компанияләрдә дә уйланырга тиеш, дип саный Мәһдиев.
«Әйе, алар бездә шәхси, бу аңлашыла. Без аларның бизнесына тыкшынмыйбыз. Әмма күрегез, бүген ишегалларын җыештыручылар ничек эшли. Бер туктамыйча! Күп кар явуы туктый гына, бер тәүлек ял, ә аннары янә кар ява башлый. Тәүлек буе ява бит кар», — диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз