news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы мэры чүп-чарны аерып җыя башлаган

“Чүп-чарны аерып җыю – бик шәп идея”, - дигән Наил Мәһдиев.

Чаллы мэры чүп-чарны аерып җыя башлаган
Рамиль Гали

(Казан, 21 гыйнвар, “Татар-информ”). Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев шәһәр халкы белән беррәттән чүп-чарны аерып җыя башлаган. Бу турыда “Чаллы хәбәрләре” газетасы яза.

“Экорассвет” экология хәрәкәте активистлары мэрдан ярдәм сораган. Чаллы мэры исә ярдәм вәгъдә иткән, диелә хәбәрдә. 

“Без яшьләр һәм балалар арасында чүп-чарны, көнкүреш калдыкларын аерып җыюны популярлаштырырга тырышабыз. Хәзер бу темага роликлар ясыйбыз. Әлеге мероприятиеның масштабларын киңәйтергә телибез”, - дип сөйләгән активистлар.

“Чүп-чарны аерып җыю – бик шәп идея”, - дигән Наил Мәһдиев. Мэр үзе дә аерып җыюын, ишегалдында шундый контейнерлар барлыкка килгәч, чүп-чарны тиешле әрҗәләргә салуын искәртеп узган.

“Бездә өч пакет бар – пластик, көнкүреш калдыгы, макулатура салу өчен. Лифт янында макулатура җыя торган әрҗә бар. Мин үзем һәм  хатыным иртән бу пакетларны урамга алып чыгабыз. Мин контейнерларның тулуын күрәм. Мондый культурага бөтен халыкны ияләштерү өчен, әлбәттә, вакыт кирәк”, - дип сөйләгән Чаллы мэры. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100