news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы медицина учреждениеләре тулысынча электрон "больничный"га күчәчәк

Чаллыда яшәүчеләр 1 апрельдән хезмәткә вакытлыча яраксызлык турындагы белешмәне электрон рәвештә алачак.

(Казан, 21 март, “Татар-информ”). 1 апрельдән Чаллы медицина учреждениеләре электрон "больничный"га күчәчәк, дип яза “Челнинские известия”.

Проект мартта шәһәрнең 13 дәвалау учреждениесендә эшләтеп каралды. Электрон ысул гамәлгә куелганнан бирле 152 больничный бирелгән. 1 апрельдән хезмәткә вакытлыча яраксызлык турындагы белешмә шәһәрнең барлык медицина учреждениеләрендә биреләчәк.

“Электрон документ авыруның һәм табибның вакытын экономияли, поликлиникага яки хастаханәгә барырга һәм имза җыярга кирәкми. Мондый больничныйның ялган итеп эшләү кыен”, ди табиблар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100