news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы мөселманнары велосәяхәткә чыккан

12 юлчы Нур-Ихлас мәчетеннән башланган маршрут буенча урман эченнән 30-35 чакрым узган.

(Казан, 18 июль, "Татар-информ"). Узган ял көннәрендә Яр Чаллы шәһәре мөселманнары велосипедларда Первомайский дамбасы буйлап табигатьтә йөрергә чыккан. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте матбугат үзәге хәбәр итте.

12 юлчы Нур-Ихлас мәчетеннән башланган маршрут буенча урман эченнән 30-35 чакрым узды, диелгән әлеге хәбәрдә.

Чарада Чаллы шәһәренең Нур-Ихлас, ГЭС мәхәлләсе, Утыз Имәни, Әбүзәр һәм башка мәчетләренә йөрүче 16 яшьтән өлкән булган мөселманнар катнашкан. Өйләдә җәмәгать намазы укылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100