news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы мөселманнары татар телен Россиядә дәүләт теле итүне сорый

Алар үз тәкъдимен татар халкы Росиядә сан буенча икенче урында торуы, ә татар теле илдә рәсми булмаган халыкара аралашу теле булуы белән дәлилли.

(Яр Чаллы, 10 декабрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Яр Чаллы мөхтәсибәте Аксакаллар шурасы Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володинга ачык хат белән мөрәҗәгатьитте. Чаллы мөселманнары Россия Федерациясендә татар теленә дәүләти статус бирүне сорый.

Хатта болай диелгән: “ Без, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Яр Чаллы мөхтәсибәте Аксакаллар шурасы, Сезгә Дәүләт Думасы каравына Россиядә татар теленә дәүләти статус бирү тәкъдимен чыгаруны сорап мөрәҗәгать итәбез”.

Чаллы мөселманнары үз тәкъдимен татар халкы Росиядә сан буенча икенче урында торуы, ә татар теле илдә рәсми булмаган халыкара аралашу теле булуы белән дәлилли.

“Татар телен башкортлар, балкарлар, кумыклар, якутлар, алтай халыклары, чыгышы белән Урта Азиядән булучылар, азербайҗаннар, төрекләр һәм башкалар аңлый”, - дип ассызыклыйлар хат авторлары.

Шулай ук аксакаллар татар халкының шактый өлеше Татарстаннан читтә яшәвенә игътибар юнәлтә. Алар туган телендә белем ала , мәдәниятен үстерә, үз традицияләрен һәм йолаларын саклый алмый, ди алар.

Автошәһәр мөселманнары дөньяда дәүләти икетеллелек мисалларын Финляндия һәм Канадага сылтама ясап китерә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot