Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллы һәм Минзәлә театрлары Кече шәһәр театрлары фестиваленә җыена
Быел Россиянең Кече шәһәрләре театры фестивале 4-11 июньдә Новороссийск шәһәрендә үткәрелә.
(Казан, 11 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Быел Россиянең Кече шәһәрләре театры фестивалендә Татарстанның ике театры катнашачак. Берсе – Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры коллективы, икенчесе – Чаллының “Мастеровые” рус драма театры. Минзәлә театры азәрбәйҗан классигы Хөсәен Җәвид әсәре буенча куелган “Иблис” спектакле белән катнаша, режиссеры – Сергей Потапов. Чаллы рус театры Леонгард Франк әсәре буенча куелган “Карл һәм Франк” әсәрен алып бара.
- Быел Россиянең Кече шәһәрләре театры фестивале 4-11 июньдә Новороссийск шәһәрендә үткәрелә. 2010 елдан бирле ул ел саен үтә һәм Россия шәһәрләре буйлап күчеп йөри. Анда Россиянең кече шәһәрләрендәге профессиональ театрлар катнаша. 2018 елда фестивальдә Краснодар һәм Красноярск крае, Свердловск, Тамбов, Калининград, Омск, Саратов, Самара, Иванов, Ленинград өлкәләре, Татарстан, Удмуртия Республикалары театрлары катнаша.
Чаллы театры үз спектаклен - 6 июньдә, Минзәлә театры 9 июньдә күрсәтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз