Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллы һәм Әлмәт шәһәрләрендә җирле үзидәрә реформаларына багышланган матбугат клубы утырышы узачак
Чаллы һәм Әлмәт шәһәрләрендә җирле үзидәрә реформаларына багышланган матбугат клубы утырышы узачак
(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ», Мария Семенова). 11 һәм 12 октябрьдә Чаллы һәм Әлмәт шәһәрләрендә җирле үзидәрә реформаларына багышланган матбугат клубының күчмә утырышы узачак. Журналистлар белән ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Дәүләт Советы депутаты Василий Логинов, ТР Җир һәм милек министрлыгы һәм ТР Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары аралашачак.
Матбугат клубының максаты – журналистларга Татарстан Республикасы территориясендә җирле үзидәрә реформалары турындагы федераль законны гамәлгә кую һәм 16 октябрьдә булачак җирле үзидәрә органнарына сайлаулар турында объектив, төгәл һәм аңлаешлы мәгълүмат бирү. Фикер алышу барышында гаммәви мәгълүмат чаралары әгъзалары алда торган реформаларның бөтен аспектлары, аерым алганда, вәкаләтләр бүленү, җирле бюджетлар һәм муниципаль милек формалашу мәсьәләләре белән танышачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз