news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы мәктәпләрендә телефон куллануны чикләүне ата-аналар комитеты хәл итәчәк

Чикләү телефоннарны дәрес вакытында куллануга кагыла.

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Чаллы мәктәпләрендә телефоннарны куллануны тыю турында карарны ата-аналар комитетлары кабул итәчәк. Бу хакта Чаллы башкарма комитетының мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе башлыгы Римма Мөхәммәтҗанова хәбәр итте.

«Кәрәзле телефоннардан файдалануны чикләү турындагы карарны ата-аналар комитетлары кабул итәчәк. Әлеге чикләү телефоннарны дәресләр вакытында куллануга гына кагыла», - диде мәгълүмати сәясәт һәм PR буенча идарә башлыгы.

Ул шулай ук әлеге практиканың 26нчы гимназиядә кулланылуын, дәрес башланыр алдыннан укучылар үз телефоннарын киштәләрдә калдырып, тәнәфескә кыңгырау шалтыраганнан соң алуларын аңлатты. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге гимназия илнең иң яхшы мәгариф учреждениеләре исемлегенә керә.

«Татар-информ» элек Автошәһәр мәктәпләрендә укучыларга телефоннардан файдалануны тыю турында хәбәрләрдән мәктәпләрдә низаг чыкканлыгын хәбәр иткән иде. Чаллы мәгариф системасы башлыгы бу адымга укучыларның педагогларга карата провокация оештыруы нәтиҗәсендә баруларын әйте.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100