news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы мәктәпләре республика рейтингында

Рейтингны төзүдә БДИ баллары: рус теленнән, математикадан һәм ирекле сайлаган фәннән гомуми баллар исәпкә алынган.

(Чаллы, 7 август, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Татарстанда иң яхшы 100 шәһәр һәм авыл мәктәбе рейтингы төзелгән. Бу хакта мәгълүматларны Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы җиткерә. Алдынгылар арасында Чаллы мәгариф учреждениеләре дә бар, дип яза җирле басма.

Чаллының 26нчы гимназиясе, мисал өчен, өченче урында. Шулай ук беренче унлыкка 78нче А.С.Пушкин исемендәге лицей мәктәп-интернаты да кергән. Рейтингны төзүдә БДИ баллары: рус теленнән, математикадан һәм ирекле сайлаган фәннән гомуми баллар исәпкә алынган. Шулай ук олимпиада җиңүчеләре һәм призерлары һәм аттестат алмаучы укучылар саны да күздә тотылган. Рейтинг 2016-2017 уку елында белем бирү сыйфатының югары нәтиҗәләрен күрсәткән белем бирү йортлары эшчәнлеген стимуллаштыру һәм алдынгыларны ачыклау юлы белән гомуми белем бирү сыйфатын күтәрү максатыннан төзелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100