news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы мәктәпләре һәм балалар бакчалары капиталь ремонт көтә

Беренче чиратта, диварлар, сантехника, җылылык, электр һәм су белән тәэмин итү системаларын ремонтларга, исәпләү приборларын алыштырырга кирәк

(Чаллы, 14 май, “Татар-информ”). Чаллы мәктәпләре һәм балалар бакчаларын капиталь төзекләндерү эшләренә 42 миллион сум акча кирәк.
Чираттагы даими комиссия утырышында башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов Шәһәр Советы депутатларына әнә шул хакта хәбәр итте.
Беренче чиратта, диварлар, сантехника, җылылык, электр һәм су белән тәэмин итү системаларын ремонтларга, исәпләү приборларын алыштырырга кирәк. Бюджета әлеге максатлар өчен 31 миллион сум акча каралган.
Моннан тыш, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Брилиант Ризатдинова ачыклык керткәнчә, мәгариф учреждениеләренең 2008 елгы ремонт өчен 25 миллион сум күләмендә кредиторлык бурычы бар. Аның 14 миллион сумын быелгы бюджеттан түләү күздә тотыла. Шәһәр казнасының өстәмә керемнәре юк. Шушы хәлдән чыгып, мәгариф учреждениеләрендә ремонт ясау өчен бюджет яки банк кредиты кирәк. Шунлыктан башкарма комитет республика Хөкүмәтенә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә булды. Идеяне депутатлар да хуплап каршы алды.
Башкарма комитет вәкилләре мәктәпләр һәм балалар бакчаларында ремонт үткәрү өчен тиешле акчалар эзләү буенча күрелгән чаралар турында халык ышанычлыларына ике атнадан соң хәбәр итәчәк.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100