news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы мәктәбе укучысы, ташландык төзелеш бинасыннан егылып төшеп, комага киткән

Әлеге хәл кичә кич 61нче комплекста төзелеп бетмәгән бинада килеп чыккан.

(Казан, 1 август, “Татар-информ”). Чаллы мәктәбе укучысы ташландык төзелеш бинасыннан егылып төшкәннән соң комага киткән. Бу хакта “Челнинские известия” газетасы хәбәр итә.

Әлеге хәл кичә кич 61нче комплекста “Алан” базары янындагы төзелеп бетмәгән бинада килеп чыккан.

Басма мәгълүматлары буенча, 15 яшьлек кыз икенче каттан егылган. Кыз баланы аңсыз хәлдә һәм күпсанлы имгәнүләр белән хастаханәнең реанимация бүлегенә озатканнар.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot